Франция һәм Аргентина матчы булачак көнне казанда кәләшләр матчы узды

2018 елның 30 июне, шимбә

Меңләгән тамашачылар “Казан Арена” стадионында Франция һәм Аргентина командалары арасындагы беренче 1/8 финал уенын карарга җыелган көндә FIFA Җанатарлар фестивалендә бик кызыклы ярыш – кәләшләр матчы узды.

Футбол кырына туй күлмәгеннән һәм кроссовкалардан чыгарга ( матчны оештыручылар нәкъ менә шундый таләп куйганнар иде) төрле яшьләрдәге 10 гүзәл зат теләк белдерде. Фан-фестта алар өчен җан атарга аларның туганнары, дуслары килгән иде.

Матчка Казаннан 29 яшьлек Маргарита үзенең туй күлмәген киеп килгән иде. “Кызганыч түгел, күлмәк кенә бит ул, - ди кыз. – Казанда Германия белән Корея Республикасы уйнаган көнне Фан-фестта булган идем инде, ул үзе бер тамаша булды! Фестивальдә атмосфера бик яхшы. Бу Чемпионат бик кызыклы, без ышаныч белдергән командалар төркемнән төшеп калып баралар”. Маргарита өчен җан атарга аның туганнары килгән иде.

27 яшьлек Динара да туй күлмәге киеп футбол уйнау турындагы балачак хыялын тормышка ашырган. Мондый эш өчен күлмәге дә табылган. Әлеге хыял кызда “Дикий ангел” сериалын караганнар соң туган булган. Динара өчен җан атарга аның әти-әнисе, күршеләре килгән. “Матчтан соң, билгеле инде, Франция – Аргентина арасындагы уенны карарга да калам”, - ди кыз. Аргентина өчен җан ата икән.

Катнашучылар “кызыллар” һәм “зәңгәрләр” командаларына бүленде һәм һәр командада 5әр футболчы уйнады. Матч җиңүчеләре пенальти сериясеннән соң ачыкланды, “кызыллар” командасы 3:1 исәбе белән җиңде. Чын футбол турнирындагы кебек үк төп бүләк Кубок булды, тик ул, туй күлмәге киеп футбол уйнаучылар өчен махсус рәвештә, чәчәкләрдән ясалган иде.

Ул арада 17.00 сәгатьтә стадионда Франция һәм Аргентина командалары арасындагы уен башланды. Матчта Франция командасы җиңү яулады, Аргентинаны алар 4:3 исәбенә оттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International