Х.Шәйхетдинов спорт журналистлары турында: Күп нәрсә мәгълүматны ничек бирүегездән тора

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

"Күп нәрсә мәгълүматны сезнең ничек бирүдән тора". Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов IT-паркта – Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә - спортны яктыртучы журналистлар турында шулай дип белдерде.

Ул матбугат очрашуында каләм ияләрен халыкара спорт журналистикасы көне белән тәбрикләде. “Без ел саен зур халыкара чаралар уздырабыз. Әгәр алар яктыртылмаса, безнең эш болай тулы күренмәс иде”, - дип белдерде. Хәлил Шәйхетдинов соңгы елларда заманча спорт корылмалары төзеп, журналистларга эшләү өчен уңайлы итүгә аеруча игътибар бирелүен белдерде.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов фикеренчә, спорт темасына язучы журналистлар мәгълүматны мөмкин кадәр оператив бирергә тиеш. 

“Миңа спорт журналистларының мәгълүматны тиз бирүе ошый. Бу мине сөендерә. Оятыма, мин теге яки бу ярышларда җиңү яки җиңелүләр турында кайбер сайтларга кергәч кенә беләм. Коллегаларым, я үзем ачкач, спортчыларның казанышлары турында сайтлардан укып беләбез. Аннары 15-20 минут, ярты сәгать үткәч кенә, баш тренер хәбәр итә. Кайвакыт ниндидер чараларда булсам, тренер белән элемтәгә керә алмасам да, сайтка кереп, шуннан мәгълүмат алам. Хәбәр тиз бирелмәсә, башка каналлар аны синнән тизрәк бирәчәк. Шуңа күрә барысын да күзәтеп барырга кирәк. Спорт ул динамиканы ярата. Шәхсән минем үзем өчен тиз кирәк, вакытында кирәк. Раил кичә батыр калып, аны иртәгә язып чыксалар, ул миңа кирәкми. Ул бүген, я кичә кирәк иде. Безнең күп чаралар шимбә-якшәмбе уза. Мин инде аны берәр каналдан күргәнмен икән, иртәгә мин бу хакта мәкаләне укымаячакмын. Әгәр дә инде иртәгә булса да, проблемалары белән тирәнтен язалар икән, шул вакытта гына укыячакмын”, - дип белдерде Хәлил Шәйхетдинов.

Аның фикеренчә, кайбер вакыйгаларны татар журналистлары көчлерәк тә яктырткан кебек. “Алар минем белән дустанә элемтәдә. Бүгенге көндә кызыклы, эчтәлекле мәгълүмат бирәләр. Сезнең белән аралашу үзе бер рәхәт”, - дип мөрәҗәгать итте ул спорт өлкәсендә яхшы хәбәрдар журналистларга.

Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, журналистлар хәзер эш өчен уңайлы мәйданчык булырга тиешлеген аңлый. “Шуңа күрә ярышлар уздырганда, матбугат үзәкләренең яхшы җиһазлар белән тәэминат ителеше кайгыртыла. Ярышларны үткәрергә була, ләкин әгәр мәгълүмат таратмасак, бу буш эш булачак. Уңайлы мәйданчык булуы әһәмиятле. Һәр спорт объектында матбугат үзәге бар”, - диде министр урынбасары.

Ул, Казанда 30 июньдә узган Франция һәм Аргентина уенын искә төшереп, фотографлар күплегенә шаккатуын да әйтте. “Шулкадәр фотограф күргәнем юк иде. Месси чыгуын күпме фотограф көтте, аның кадәр фотографны Олимпия уеннарында да күрмәдем кебек. Сезнең мәгълүматны ничек бирүдән тора күп нәрсә. Җанатарлар Россиянең ничек үсеш алуына гаҗәпләнә. Социаль объектларга, төрле халыклар дус яшәвенә таң калалар, югары бәялиләр. Россияне куркыныч ил дип уйлаган булсалар, хәзер куркырлык бер әйбер дә юк дип, уңай яктан язалар. Бу - сөендерә”, - диде.

Хәлил Шәйхетдинов спорт темасына язучы ветераннарны искә төшерде. Атлас Гафиятов, Александр Медведев һәм башкаларны санап үтте. Спорт темасына күп яза торган берничә массакүләм мәгълүмат чарасыннан, беренче булып, “Татар-информ”ны атады. “Спорт журналистының роле бик зур. Мин һәркайсыгызга рәхмәтле. Сез яшь спортчыларны да легендага әверелдерәсез”, - диде.

Хәлил Шәйхетдинов республикада спорт, физкультура үсешенә зур игътибар бирелүен билгеләп узды. “Хөкүмәт һәм Рөстәм Миңнеханов тарафыннан махсус программа кабул ителгән. Ул һәр район үзәгендә бассейн, универсаль спорт комплекслары төзелешен төгәлләүне күздә тота”, – дип белдерде. Аның әйтүенчә, спорт корылмалары төзелешенә кертелгән акчалар үзен аклый. Хәлил Шәйхетдинов Яр Чаллыда универсаль комплекслар, бассейннар, Боз сарайлары төзелеше ниятләнүен белдерде. “Чаллыда спорт корылмалары җитми. Анда спорт белән кызыксыну Казанга караганда да көчлерәк”, - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International