Казанда Fifa Җанатарлар фестивале үз эшен төгәлләде

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

“Казан” гаилә үзәге янында 14 нче июньнән 15 нче июльгә кадәр эшләгән FIFA Җанатарлар фестивалендә 800 меңнән артык кеше булып киткән. Якшәмбе көнне Мәскәүдә финал матчы узды, анда Франция җыелма командасы Хорватия җыелма командасын җиңеп, Футбол буенча 2018 елдагы FIFA дөнья чемпионаты җиңүчесе булды. Соңгы матч көне казанлыларның һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм төрле илләрдән килгән кунакларның яраткан урыны булган Фан-фест эшчәнлегенең дә соңгы көне иде.

Фан-фест мәйданы Чемпионат башланырга берничә көн кала сынап каралды – 12 нче июньдә биредә Россия көнен билгеләп уздылар. Фестиваль үзе исә 14 нче июньдә 4 тоннадан артыграк авырлыктагы гигант чәк-чәк рәвешендәге кулинар рекордтан башланып китте. Ул көнне тамашачылар зур экраннарда Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасындагы беренче матчны тамаша кылдылар. Чемпионат барган көннәрдә Фан-фестта барлык 64 матч та трансляцияләнде.

Җанатарлар фестивале бик тиз арада шәһәр халкының һәм башкала кунакларының яраткан урынына әйләнде. Матчлар трансляцияләреннән тыш биредә чемпионат партнерларыннан һәм спонсорлардан төрле активлыкларда катнашырга, Свияжск һәм Болгар буйлап виртуаль сәяхәт кылырга, милли сувенирлар, Чемпионат символикасы төшерелгән продукция сатып алырга да була иде.

Фестиваль эшләгән һәр көнне төп сценадаТатарстанның һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән булган катнашучылар тарафыннан концертлар оштырылды. Фан-фестта җанатарларга 220 волонтер хезмәт күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International