Җәйге җиңел атлетика сезонының – Россия чемпионатының ачылышы 19-22 июль көннәрендә Казанның Үзәк стадионында узачак.
Быелгы ярышка 76 илдән 1000гә якын спортчы җыелачак. Дүрт көн дәвамында 38 комплект медаль уйнатылачак. Татарстан башкаласы җиңел атлетика буенча Россия чемпионатын инде өченче тапкыр кабул итә. Элеккеге турнирлар Казанда 2008 һәм 2014 елларда үткәрелгән иде.
Ярышларда Россиядән һәм бөтен дөньядан җыелган иң көчле спортчылар көч сынашачак. БҖАФ сайтында хәбәр ителгәнчә, биеклеккә сикерү буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионы булган Мария Ласицкене, биеклеккә сикерү буенча олимпия чемпионы Иван Ухов, озынлыкка сикерү буенча дөнья чемпионы Александр Меньков, өчле сикерү буенча дөнья чемпионы Екатерина Конева һәм күп кенә башка спорт йолдызлары катнашачак дип көтелә.
Россия чемпионаты Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе, Россия Федерациясенең Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Быелгы чемпионат исәбе белән 99 нчысы була икән.