Казанның Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча Россия чемпионатының беренче ярышлары узды. Анда медальләрнең 9 комплекты уйнатылды.
Диск ыргытуда 59.17 м нәтиҗәгә ия булган Елена Панова җиңүче булды. Екатерина Строкова (58.50 м) көмеш, Юлия Мальцева (56.37 м) бронза медаль ияләре.
“Жуковскийдан соң ыргытканым юк иде, бары тик сул кул белән генә, муенны авырттырдым. Авыртса да, түздем инде. Бүген нәрсәдер килеп чыкмады, еракка ыргыта алмадым, бәлки башта икенче төрле уйлар кайнагандыр, кем белсен. Гомумән алганда, сезоннан да, чыгыштан да канәгатьмен” – дип белдерде Елена Панова.
Чүкеч ыргытуда иң көчлесе булып Елизавета Царева танылды. Аның нәтиҗәсе - – 70.72 м. Софья Палкина (67.68) һәм Наталья Полякова (66.54) призерлар булдылар.
Киртәләр аша 110 метрга йөгерүдә Россия чемпионы дип Константин Шабанов танылды, ул 13.53 секундлы нәтиҗәне күрсәтте. Икенче урын Филипп Шабановта (13.88), өченче урын Сергей Солодовта (13.88).
Киртәләр аша 100 метрга йөгерүдә хатын-кызлар арасында Екатерина Галицкая беренче булды, дистанцияне ул 13.21 секундта узды. Икенче һәм өченче урыннар Вероника Червинскаяда (13.21) һәм Екатерина Блескинада (13.40). “Алтын медаль алуыма бик шатмын. Узган ел чыгыш ясамаган идем, быел исә төп стартка бик яхшы формада килдем, - дип шатлыгын уртаклашты Екатерина Галицкая. – Гомумән алганда, күрсәткән вакытымнан канәгатьмен. Сезонны бик авыр башладым – 13.68, 13.61. Вероника хәзер миңа шанс бирде, ул тизрәк тә йөгергән иде юкса, әмма нидер килеп чыкмады. Кызларга матур көрәш өчен зур рәхмәт”.
Кристина Сивкова 100 метрлы дистанцияне 11.30 секундта узып, Россия чемпионкасы булды. Кристина Хорошева икенче нәтиҗәне күрсәтте (11.42 секунд). Бронза медаль исә Елена Черняевага эләкте (11.51 секунд).
“Старт берникадәр килеп чыкмады, әмма мин, гомумән алганда, канәгать, - диде Кристина Сивкова фиништан соң. – Нәтиҗәмне нормаль дип бәялим. Мотивация җитеп бетмәде, стартка берникадәр “буш булып” чыгасың, старт алдыннан дулкынлану җитенкерәми. Бәлки шуңа да минем бу елда халыкара ярышларда катнашуга юлламам юктыр да. Заявканы әллә кайчан, декабрьдә үк җибәргән идем инде, әмма җавап килмәде. Гаризаны, аңлавымча, кабат җибәрмәделәр”.
Ир-атлар арасында 100 метрга йөгерүдә иң җитезе булып Денис Огарков танылды, дистанцияне ул 10.32 секундта узды. Руслан Перестюк икенче (10.33 секунд), Дмитрий Лопин өченче (10.34 секунд).
“Барысы да план буенча узды. Россия чемпионатына әзерләндем, старт саен нәтиҗәләремне арттырдым. Һава торышы белән генә уңайсызлык туды, җылырак булса, ярыш та яхшырак булган булыр иде. Бу минем сезондагы иң яхшы нәтиҗәм булса да, иң яхшы шәхси нәтиҗә түгел, - ди Денис Огарков. – Россия спортчылары өчен бу, халыкара стартлар булмау сәбәпле, төп старт. Әлбәттә, халыкара аренада чыгыш ясарга телибез. Без биш кеше, барыбыз да бертигез дип әйтерлек дәрәҗәдә йөгерәбез. Халыкара стартлар булса, мотивация зуррак булыр иде. Халыкара ярышларда катнашканда минем нәтиҗәләр яшырак иде”.
Биеклеккә сикерүдә беренче омтылыштан ук Мария Ласицкене 2 метр биеклекне алды. 2012 елдагы Олимпия чемпионкасы Анна Чичерова икенче булды, ул беренче омтылыштан 1.90 м биеклекне яулады. Татьяна Одинева да шундый ук биеклеккә сикерде, әмма өченче омтылыштан гына. Шуңа күрә ул бронза медальгә ия булды.
“Гомумән алганда, 1.90 м биеклек яхшы ул. Бу әле минем запасым бар икәнлекне күрсәтә, - дип белдерде ярышлардан соң Анна Чичерова. – Минем кабат кайтуым (допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификацияләнгәннән соң – искәрмә) минем грандиоз планым түгел иде. Тән әле нәрсә эшләргә кирәген онытмаган, эмоцияләрне генә кулда тотарга кирәк һәм барысы да яхшы булачак”.
“Без Россия чемпионатында чыгыш ясарга яратабыз, бу мөһим, туган җирдә чыгыш ясыйсы, безне ярата торган җанатарларны шатландырасы, Россия чемпионкалары буласы килә. Бу нәрсә көч бирә, бирегә киләсе генә килеп тора, - дип белдерде Россия чемпионкасы Мария Ласицкене. Ул Казаннан туп-туры “Бриллиант лига” этабына китте. “Без беркемгә һәм бернигә карамастан чыгыш ясыйбыз. Иртәгә Лондонга очабыз. Кыен түгел, без күнеккән инде. Иртәгә очабыз, бер көн ял итәбез, аннан соң чыгыш ясыйбыз. Бу нормаль хәл, иң мөһиме – атыгын уйлап брчылмаска кирәк”.
Хатын-кызлар арасында 5000 метрга йөгерү ярышында “алтын” Елена Коробкинага булды (15.19,11). Икенче урында Екатерина Ишова – (15.24,09), өченче урында исә - Елена Седова (15.26,64). Ир-атлар арасында 5000 метрлы дистанцияне иң тиз узучы Евгений Рыбаков (13.23,57) булды. Россия чемпионатының көмеш призеры Анатолий Рыбаков (13.26,25). “Бронза” Артем Леоненкода (13.27,61).