4 һәм 5 августта Казанда җәмәгать транспортының эш графигы үзгәрә

2018 елның 3 августы, җомга

4 һәм 5 августта Казанда триатлон буенча халыкара ярышлар уздыру белән бәйле рәвештә җәмәгать транспортының эш графигы үзгәрә.

4 августта 6.30 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Кремль дамбасы юнәлешендә Батурин урамы ябылганнан соң, кирәк булган очракта, 22, 28, 89 номерлы автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәртеләчәк: К.Маркс ур. – Пушкин ур. – Уң як Болак ур. – Меңьеллык мәйданы – маршрутлары буенча.

5 августта 8.30 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр Кремль дамбасы юнәлешендә, кирәк булган очракта, 22, 28, 89 номерлы автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәртеләчәк: К.Маркс ур. – Пушкин ур. – Уң як Болак ур. – Меңьеллык мәйданы – маршрутлары буенча.

Шул ук вакытта Кремль дамбасыннан хәрәкәт иткәндә 22, 28а, 89 номерлы автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәртеләчәк: Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак ур. – Татарстан ур. – Пушкин ур. – М.Горький ур. – маршрутлары буенча.

Н.Ершов урамы юнәлешендә 4-нче транспорт дамбасыннан төшү юлы ябылгач, кирәк булган очракта, 28, 54 номерлы автобуслар маршрутлары үзгәрә: Вишневский ур. – Шмидт ур. – Чехов ур. – Н.Ершов ур. – маршрутлары буенча, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Шулай ук түбәндәге тукталыш пунктлары вакытлыча ябыла:

Н.Ершов урамындагы “Горький ис. Үзәк мәдәният һәм ял паркы” тукталышы Толстой урамы юнәлешендә “Корстон” Сәүдә-күңел ачу тирәсендә 2, 3, 5, 7, 8 номерлы троллейбуслар өчен, 10, 10а, 22, 28, 28а, 30, 35, 35а, 43, 54, 63, 89, 91 номерлы автобуслар өчен. Пассажирларны бу тукталышта Вишневский урамында төшерәчәкләр.

С.Хәким урамындагы “Су спорт төрләре сарае” тукталышы 74, 75 номерлы автобуслар өчен;

“С.Хәким ур.”, “Меңьеллык күпере” тукталышлары Ф.Әмирхан проспектыннан һәм 4-нче транспорт дамбасыннан Н.Ершов урамы юнәлешендә 28, 43, 54 автобуслар өчен.

Искәртергә кирәк, триатлон узган көннәрдә транспорт хәрәкәте берничә урамда чикләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International