Чаллыда велоспорт буенча бөтенроссия ярышлары үткәрелә

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

18 августта Яр Чаллыда шоссе велоспорты буенча чемпионат һәм Россия беренчелеге оештырыла. 

Ярышлар 50 км озынлыктагы трассада узачак. Чарада илнең төрле төбәкләреннән 90 спортчы катнашуы көтелә.

Ярышлар үткәрелү сәбәпле билгеләнгән көнне 9.30дан 15.00 сәгатькә кадәр Хәсән Туфан проспекты буйлап, администрация бинасыннан "Джумба" сәүдә үзәгенә кадәр (4 нче комплекска чыгу юлыннан) Техническая урамы ягына таба юл хәрәкәте вакытлыча чикләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International