Олимпия чемпионнары Казанның яшь йөзүчеләрен бүләкләделәр

2018 елның 9 сентябре, якшәмбе

Казанның яшь йөзүчеләре бүген дөньяның иң яхшы йөзүчеләре ярышларын карап кына калмадылар, үзләрен алар ролендә сынап карау бәхетенә дә ирештеләр. Су спорт төрләре сараендагы хәзерге көндә Йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабы ярышлары уза торган 50 метрлы бассейн балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә белем алучы балалар – булачак чемпионнар өчен ярыш мәйданына әйләнде. 

Егет-кызлар ирекле стиль белән 100 метрга йөзделәр.

“Бу көннәр безнең өчен чып-чын бәйрәм көннәре. Казанда кабаттан чемпионнар ярыша, безнең белән йөзү серләрен уртаклашалар, автографлар бирәләр... Әле генә Дөнья кубогы рекордлары куелган бассейнда йөзү гаҗәеп хисләр уята”, – диләр йөзүдә катнашучылар.

Җиңүчеләргә бүләкләрне исемнәре йөзү тарихына язылган спортчылар, Олимпия чемпионнары һәм дөнья чемпионнары – Сара Шестрем (Швеция) һәм Чад Ле Кло (КАР), шулай ук FINA техник делегаты Йена-Кристиан Айверсен тапшырдылар.

Йөзү буенча егетләр арасында Роберт Абдуллин – беренче, Тимур Мальцев – икенче, Кирилл Трофимов – өченче булдылар.

Кызлар арасында Аделина Вәлиуллина – беренче, Назилә Җиһанирова –икенче, Анита Тихонова – өченче булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International