12 сентябрьдә Бадминтон үзәгендә (Оренбург тракты, 99) яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында үткәрелгән «Ф. Г. Вәлиев кубогы» Бөтенроссия рейтинг ярышлары старт ала.
Яшүсмерләр арасында турнирда илнең 18 төбәгеннән 300 дән артык спортчы катнашачак. Уеннар дүрт яшь төркемендә узачак: 13, 15, 17 һәм 22 яшькә кадәр.
14 сентябрьдә яшүсмерләр ярышлары тәмамлангач, зурлар көрәшәчәк. Турнир җиңүчеләре биш разрядта билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасы командасын ярышларда Казан, Чаллы, Алексеевск, Түбән Кама, Саба, Кама Тамагы, Мөслим, Тәтеш, Балык Бистәсе, Әлмәт, Кайбыч, Кукмара, Чистай, Аксубай һәм Әлки районнары бадминтончылары тәкъдим итәчәк.