Казанда спорт һәм сугыш самбосы буенча ТР Президенты Кубогына старт бирделәр

2018 елның 5 октябре, җомга

5 октябрьдә «Ак Барс» көрәш сараенда Татарстан Республикасы Президенты Кубогына спорт һәм сугыш самбосы буенча «А» категориясендәге Халыкара турнир ачылу тантанасы узды. Ярышлар 4-7 октябрьдә 27 авырлык категориясендә узачак. Дөньяның 27 иленнән килгән спортчылар халыкара класслы спорт мастеры исеме һәм 2019 елгы Европа уеннарында катнашу өчен рейтинг очколары алу мөмкинлеге өчен көрәшәчәк, чөнки турнирга «А» категориясе бирелгән.

ТР Президенты призына Самбо буенча икенче турнир ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, РФ Куркынычсызлык Советы Секретаре урынбасары Рәшит Нургалиев, Европа һәм Бөтенроссия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Самбо федерациясе президенты Иван Егоров, Советлар Союзы чемпионы, дзюдо буенча Европа чемпионы Хәлил Бикташев катнашты.

Иң беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән катнашучыларны Васил Шәйхразиев сәламләде:

«Турнирда катнашучыларның барысына да намуслы көрәш, гадел хөкемдарлык телим. Без Казанда бу халыкара турнирның инде икенче тапкыр үткәрелүе белән горурланабыз. Бүген биредә база булдырылган һәм бу иң мөһиме-без мондый спорт корылмаларында халыкара дәрәҗәдәге ярышларны кабул итә алабыз. 3 меңнән артык татарстанлының спортның бу төре белән шөгыльләнүе куандыра».

Рәшит Нургалиев шулай ук башкала кунакларын һәм турнирда катнашучыларны РФ Самбо федерациясенең Попечительләр советы исеменнән котлады. Ул спортчыларга якты җиңүләр, җанатарларга матур тамаша теләде.

Европа һәм Бөтенроссия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев катнашучыларны шәхсән үзе котлады һәм Халыкара самбо федерациясе президенты Василий Шестаковның сәламләү сүзләрен җиткерде:

«Бу ел самбо өчен бик мөһим, чөнки бу спортның төренә 80 ел тула. 16 ноябрь көнне без юбилейны билгеләп үтәчәкбез. Россиянең 100 шәһәрендә самбоның 80 еллыгына багышланган турнирлар узачак.  Бүген ТР Президенты Кубогы кысаларында Казанның 31 нче мәктәбендә без «Самбо мәктәптэ» федераль проектын эшләтеп җибәрдек. Хәзер Казанда яшәүче барлык балалар да безнең проектка кушылачак. Планда бу проектны халыкара дәрәҗәгә чыгару».

Кубокта Россия җыелма командасы составында Татарстан самбо мәктәбеннән 19 спортчы катнаша. Шуларның тугызы сугыш самбосы дисциплинасында чыгыш ясый. Алты көрәшче спорт самбосы буенча ир-атлар җыелма командасы составына керә, хатын-кызлар командасы составында Татарстанның дүрт кызы көрәшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International