Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы, ПГАФКСиТ, халыкара гроссмейстер Владислав Артемьев тиз шахмат буенча Россия чемпионы булды. Сочида узган ярышларда илнең 33 төбәгеннән 210 спортчы, шул исәптән 41 халыкара гроссмейстер катнашты.
Владислав, шулай ук, шахматның бу төре буенча өченче тапкыр Россия чемпионы исемен яулап, блиц буенча ярышларда да иң яхшысы булды.
Хатын-кызлар арасында тиз шахмат буенча турнирда 95 спортчы катнашты.Р. Г. Нәҗметдинова, халыкара гроссмейстер Карина Амбарцумова бронза медаль яулады.