Чаллы дзюдочысы Мексикадан «алтын» алып кайтты

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Чаллы дзюдочысы Нияз Билалов алтын медальне Мексикадан алып кайтты.

Халыкара ярышлар-дзюдо буенча Гран-при Мексиканың Канкун шәһәрендә узды. Анда Чаллы спортчысыннан кала Франция, Мисыр, Мексика, Италия, Болгария, АКШ, Швеция, Бразилия, Германия һәм башка илләрдән 26 дзюдочы чыгыш ясады.

Киеренке көрәштә челнинец пьедесталның иң югары баскычына менү хокукын яулады. Спортчының тренеры-Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Константин Толмачев.

Россия җыелма командасы бу ярышларда ике алтын, шул ук санда көмеш һәм бронза медаль яулады. Нәтиҗәдә, Россия дзюдочылары команда зачетында беренче урынны алды. Икенче урынны Австрия, өченче урынны Куба алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International