«Динамо» футболчылары вакытыннан алда 2005 елда туган яшүсмерләр арасында ТР беренчелеген отты

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

«Динамо» футболчылары вакытыннан алда 2005 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә («А» дивизионы) җиңү яулады. Ярышлар тәмамланырга ике тур кала, динамолылар активында 30 очко. Казан «Мотор»ының якындагы көндәшләре «ак-зэнэрлэрне» дан 5 очкога калыша, запаста нибары бер уен гына.

Беренчелекнең тулы таблицасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үткәрелгән 12 матч эчендә «Динамо» үз капкаларына бер генә туп керттереп, бер тапкыр да оттырмады. 2018 елда казанлылар шулай ук 2005 елда туган яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына ия булдылар. Финалда «ак-зэнгэрлэр» матчтан соңгы пенальти сериясендә «Мотор»ның каршылыгын сындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International