ТР югары уку йортлары студентлары спорт ориентлашуы буенча ярышларда җиңүчеләрне билгеләделәр

2018 елның 19 октябре, җомга

17 октябрьдә Горки-Әмәт урманының чаңгы базасында Татарстан Республикасы югары уку йортлары Спартакиадасы исәбенә студентлар арасында спорт ориентлашуы буенча ярышлар узды.

Катнашучылар «Кросс-спринт»дисциплинасында ярыштылар. Шәхси зачетта кызлар арасында Рамилә Шаһиева (КДАТУ) җиңү яулады, икенче урынны Алисә Хафизова (ПГАФКСиТ), өченче урынны КДАТУ студенты Ольга Коваль алды. Ир-атлар арасында шәхси зачетта беренче урынны Казан федераль университеты студенты Алексей Николаев алды, икенче урынны Антон Скалкин (ПГАФКСиТ) алды, өченче урынны Илья Серов (КДАТУ) алды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча командалы урыннар түбәндәгечә бүленде:

728 очко җыеп, беренче төркем вузлары арасында җиңүне Идел буе спорт академиясе командасы яулады, икенче урында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары (720 очко), өченче урында Казан федераль университеты командасы (679 очко).

315 очко җыеп, ТИСБИ командасы югары уку йортлары арасында икенче төркем арасында иң яхшысы булды. Икенче урында-КДАУ командасы (267 очко). Бронза медальләр КГАВМ командасы (256 очко).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International