Татарстанның динамолылар волейбол буенча ТР ЭЭМ министры Кубогына ия булды

2018 елның 16 ноябре, җомга

12-16 ноябрьдә Казанда хокук саклау органнары ветераннары арасында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Кубогына XIII Бөтенроссия волейбол турниры узды.

16 ноябрьдә «Динамо» спорт комплексында турнирның хәлиткеч матчлары узды. Бронза медальләр өчен көрәштә Чаллы уенчылары Удмуртия-Магадан берләштерелгән командасы хезмәттәшләрен 2: 0 исәбе белән җиңде. Төп финал ярышларында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы командасы Самара җыелма командасын 2:0 исәбе белән җиңде һәм министр кубогы җиңүчеләре титулын яулады.

Ярыш нәтиҗәләре

1 урын – Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ «Динамо» командасы

2 урын –  «Динамо» Самара өлкәсе

3 урын – Яр Чаллы шәһәре «Динамо» командасы

4 урын – «Динамо» Удмуртия Республикасы - Магадан

5 урын –  «Динамо» Пермь крае

6 урын – «Динамо» Чуаш Республикасы

7 урын –  «Динамо» Калуга өлкәсе

8 урын – «Динамо» Чечен Республикасы

9 урын –  «Динамо» Зеленодольск шәһәре

10 урын – Ульяновск өлкәсе «Динамо» командасы

11 урын –  «Динамо» Мари Эл Республикасы

12 урын – Россия ФСИН.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International