Владимир Путин «КАМАЗ-мастер» узышу командасын юбилее белән котлады

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Котлау тексты Кремль сайтында урнаштырылган.

РФ Президенты Владимир Путин йөк машиналары классында ралли-узышларда чыгыш ясаучы «КАМАЗ - мастер» командасын 30 яшьлек юбилее белән котлады. Котлау тексты Кремль сайтында урнаштырылган.

«Бу юбилей-команданың бай тарихына мөрәҗәгать итү, аның иң дәрәҗәле халыкара ярышларда триумфаль чыгышларын искә төшерү өчен яхшы форсат. Сезнең күренекле казанышларыгыз-осталык, холык, көндәлек киеренке хезмәт өчен лаеклы бүләк», - диелә хәбәрдә.

Путин билгеләп үткәнчә, команда узышчылары үзләре автомобильләр төзүдә катнаша. «КАМАЗ-мастер» катнашкан ярышлар катлаулы, штаттан тыш шартларда алдынгы технологияләрне сынап карарга мөмкинлек бирә, алар киләчәктә «КАМАЗ» заводының серияле җитештерүгә киң кертелә, конкуренциягә сәләтле техника чыгарырга, димәк, милли һәм глобаль базарларда Россия автомобиль сәнәгате позициясен ныгытырга ярдәм итә», - дип өстәде президент.

1988 елда «КАМАЗ» автомобиль заводы каршында " КАМАЗ-мастер»ралли ярышларында катнашу өчен үз командасы оештырыла. Команда махсус яңартылган «КАМАЗ» йөк машиналарында чыгыш ясый һәм «Дакар» ралли-рейдында - 15 тапкыр, «Ефәк юлы»марафонында җиде тапкыр җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International