Балтачта көрәш буенча ТР ачык беренчелеге узачак

2019 елның 17 мае, җомга

Ярышларда 1998-2000 елларда туган егетләр катнашачак.

18 май көнне Кама Тамагы штп. Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә («Балтач» УСЗ, Нариман ур., 123) көрәш буенча Татарстан Республикасы Ачык беренчелеге узачак.

Ярышларда 1998-2000 елларда туган егетләр катнашачак. Алар тугыз авырлык категориясендә иң көчлеләрне билгеләячәк: 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг.га кадәр һәм 100 кг. нан артык.

Программа

9:00-11:00 – беренчел ярышлар башлана;

11:00-11:30 – тантаналы ачу;

11:30-16:00 – беренчел ярышларны дәвам итү;

16:00-18:00 – ярымфинал һәм финал ярышлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International