23 майда Саратовта дзюдо буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Илнең төп стартына юллама өчен округның 14 төбәгеннән 187 спортчы көч сынашты.
Ир-атлар арасында Идел буе федераль округы чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары булдылар:
1 урын – Әбелханов Җәүдәт (66 кг);
1 урын – Вышегуров Сөләйман (81 кг);
2 урын – Антоновский Никита (66 кг);
3 урын – Нәбиуллин Нияз (66 кг);
3 урын – Бикметов Равил (73 кг);
3 урын – Бойко Кирилл (100 кг).
Финалга чыккан өч кеше 6-9 сентябрьдә Назрань (Ингушетия) шәһәрендә узачак Россия чемпионатында Татарстан данын яклау хокукына ия булды.
Хатын-кызлар арасында Идел буе федераль округы чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары булды:
1 урын – Баһаветдинова Айгөл (63 кг);
2 урын – Гималетдинова Александра (78 кг);
3 урын – Бикбова Аида (48 кг);
3 урын – Бикбова Диана (70 кг);
3 урын – Наборщикова Мария (63 кг).
Барлык спортчылар да Татарстан данын Россия чемпионатында яклаячак.