20 июльдә «Казан Арена» стадионында Татарстан Республикасының иң эре мультиформат фестивале – Arenaland узачак.
Ике ел эчендә фестиваль кунаклары 25000гә якын кеше булды. 2019 елда Arenaland фестивале өч эре юнәлешне берләштерәчәк – Sport, Music, Network.
Sport блогы кысаларында Arena Man һәм Arena Bella спорт ярышлары, ачык суда йөзү, вейк-борд буенча ярышлар, 1 км, 5 км һәм 10 км, «Төнге велофест» узышлары, «Геройлар Арена» федераль проекты узачак.
Фестивальнең төп сәхнәсендә Music блогы хэдлайнерлары Елена Темникова, HammAli & Navai, Зомб, Эллаи, Джони, Rauf & Faik, Kamazz, Redgi, М 'DEE, ELMAN, ANDRO һәм башкалар булачак.
Radi Mira I Lubvi социаль-мәдәни проектын тәкъдим итәчәк. Төнге сәхнәдә Дөнья диджейлары: Serge Devant, Gorje Hewek & Izhevsky, Veronika Fleyta һәм Soul of Void чыгыш ясаячак.
Network блогы тематик зоналарны һәм интерактив мәйданчыкларны берләштерәчәк: мотошоу, дрифт буенча ярышлар, лекторийлар, мастер-класслар, ярминкәләр, күргәзмәләр, инсталляцияләр, фотозоннар, спорт тамашалары һәм спортчыларның күрсәтмә чыгышлары, фуд-траклар һәм башкалар.