Яр Чаллыда велоспорт буенча ярышлар 200 дән артык спортчы җыйды

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Яр Чаллыда шосседа велоспорт буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Россиянең якын-тирә төбәкләреннән 200 дән артык спортчы катнашты. Ярышларның икенче көне кысаларында Хәсән Туфан проспектында Россиянең танылган велоузышчысы, «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Илнур Закарин Кубогына узышлар узды. 

Кызлар арасында Илина Мөхәммәтшина (Әлмәт шәһәре) җиңү яулады, егетләр арасында Вадим Наговицын (Ижевск шәһәре) җиңүче булды. 

Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, грамоталар, шулай ук Илнур Закариннан махсус бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International