Чистайда Бөтенроссия балалар ишегалды футболы фестиваленең региональ этабы финалы узды

2019 елның 2 августы, җомга

Фестиваль бөтен ил буенча «балалар спорты» партия проекты кысаларында «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы белән уза.

Бүген Чистайда «Татнефть-Олимп» стадионында «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» федераль проекты кысаларында «ишегалды футболы» ярышларының финалы узды. Ярышларда Алексеевск, Чирмешән, Зәй, Минзәлә, Нурлат, Бөгелмә, Буа, Әлки, Мамадыш, Чистай, Яшел Үзән һәм Казан командалары катнашты.

Яшь футболчылар командалары көчле һәм мавыктыргыч көрәш күрсәттеләр, мактаулы җиңүче исеменнән тыш, алар 27 августтан 1 сентябрьгә кадәр Санкт-Петербургта узачак ярышларның Бөтенроссия финалында Татарстан Республикасы данын яклау хокукы өчен дә көрәштеләр.

Ишегалды футболы фестивале «Балалар спорты» партия проекты кысаларында «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы белән үткәрелә. Фестиваль бер үк вакытта РФнең 56 субъектында үткәрелә. Җәйге чорда ул муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендәге меңнән артык локаль ярышларны берләштерде һәм Россиядә ишегалды футболы буенча иң масштаблы турнирга әверелде. Элегрәк июнь-июль айларында муниципаль этаплар узды, аларда 2 200дән артык кеше катнашты.

Чараның ярыш өлешеннән тыш, спорт бәйрәме тамашачыларын һәм кунакларын киңәйтелгән күңел ачу программасы белән сөендерделәр. Барлык теләүчеләр махсус куелган «КАМАЗ» командасы белән фотога төште, «Рубин» яшьләр клубы уенчылары фотосессия үткәрделәр һәм барлык теләүчеләргә автографлар тараттылар, ә «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге көче белән 3D-фотозона, аниматорлар эше, тамашачылар белән интерактивлар һәм җирле иҗат коллективларының чыгышлары оештырылды.

Турнир нәтиҗәләре буенча өченче урынга Бөгелмә командасы лаек булды, көмеш – Чистай командасы, ә лаеклы җиңүне Минзәлә командасы яулады.

Турнирны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасының мәртәбәле кунаклары - Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасында «Балалар спорты» федераль проекты координаторы Ольга Павлова, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, шулай ук Татарстан Республикасы футбол федерациясе президенты Александр Гусев һәм «Рубин» футбол клубы уенчылары Камил Закиров һәм Алексей Городова.

«Искиткеч турнир булды. Матур уен өчен оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт! Әлбәттә, иң көчлесе җиңде. Минзәлә командасын лаеклы җиңүе белән котлыйм», – дип мөрәҗәгать итте ярышларда катнашучыларга Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов.

«Хәзер балалар футболына игътибар бирү бик шәп. Ишегалды футболы үзенә күрә нинди дә булса махсус шартлар таләп итми, һәр яшүсмер үзен күрсәтә ала. Биредә спортның бу төрен яратучы балалар җыелды. Проект өметләрне аклады, әмма камиллекнең чиге юк. Киләсе турнир тагын да кызыграк булыр дип уйлыйм», - диде Ольга Павлова.

Турнирның җиңүчесен һәм призерларын бүләкләүдән тыш, ярышларның иң яхшы капкачысына, сакчысына һәм һөҗүмчесенә шәхси бүләкләр дә тапшырылды. Махсус приз белән Минзәлә командасы вәкиле Аделина Фәрраховага, егетләр белән беррәттән кызлар да уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International