Казанда «Яшь спартакчы» футбол буенча республика турниры узды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

10-11 августта Казанда 2009-2010 һәм 2012-2013 елларда туган балалар арасында футбол буенча «Яшь спартакчы» III ачык республика турниры узды. Ярышлар «Буревестник» стадионы кырларында узды.

2009-2010 елгы балалар арасында турнирда «Спартак-Казан 1»командасы җиңүче булды. Икенче урында – «Приволжанин» командасы, Казан. Өченче урынны «Мотор-1» командасы алды, Казан.

Номинацияләрдә турнирның иң яхшы капкачысы – Әюпов Әмир («Спартак-Казан»), иң яхшы бомбардир – Мотыйгуллин Рамазан («Приволжанин»), иң яхшы уенчы – Биккенин Арслан («Спартак-Казан») бүләкләнде.

2012-2013 елгы балалар арасында турнирда «Олимпиец» командасы, Казан командасы җиңүче булды. Икенче урында - «Феникс» командасы, Казан. Өченче урынны «Мастерс» командасы алды, Казан.

Номинацияләрдә турнирның иң яхшы капкачысы – Арсений («Олимпиец»), иң яхшы бомбардир – Хузайфа Камилзода («Феникс»), иң яхшы уенчы – Вәлиев Эмиль («Феникс») бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International