Лениногорскида яңа спорт мәйданчыгы ачылды

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Әлеге Объект Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте янәшәсендә Кутузов урамында барлыкка килде.

22 августта Лениногорскиның Кутузов урамында яңа универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Тантаналы ачылышта Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Яр Чаллының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Айрат Хәбиров һәм Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте директоры Наталья Тимакова катнашты. Алар җирле халыкны яңа спорт объекты барлыкка килү белән котладылар.

Шул ук көнне яңа объектта беренче ярышлар узды, ә яңа мәйданчыкка беренче ташлану хокукына Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятенең баскетбол буенча гамәлдәге җыелма командасы капитаны лаек булды.

Яңа спорт объекты-волейбол һәм ясалма өслекле баскетбол уеннары өчен мәйдан, шулай ук тренажерлар белән мәйданчык. Объектның спорт зоналары коймалары, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен ясалма яктырту җайланмалары бар. 

Спорт объекты Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Әлеге масштаблы проект Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан гамәлгә ашырыла. 

Барлыгы 2013 елдан 2018 елга кадәр Татарстан Республикасының барлык 45 муниципаль берәмлегендә 887 спорт мәйданчыгы төзелгән. 2019 елда программа ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла, ел дәвамында 105 универсаль спорт мәйданчыгын һәм 8 чаңгы базасын файдалануга тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International