Югары Ослан районында «ГТО» аерым хөрмәтләү билгеләре тапшырылды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Макыл урта мәктәбендә «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы актив кертелә. Барлык укучылар да нормативларны уңышлы тапшыралар һәм спорт фестивалендә катнашалар.

3 нче декабрь көнне гомуммәктәп линейкасында «Рус Макылы авылының Яшүсмерләр-яшьләр клубы» директоры Павел Карпухин тантаналы рәвештә мәктәп укучыларына «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аерымлык билгеләре һәм таныклыклар тапшырды. 2018-2019 уку елы нәтиҗәләре буенча унөч укучы ГТО билгесенә ия булды, шуларның 3се-көмеш, ә алтын билгене 9 сыйныф укучысы Колупаев Артем алды.

Павел Карпухин балаларны аерым хөрмәтләү билгеләре белән котлады, барысына да сәламәтлек һәм яңа спорт казанышлары теләде. Шулай ук ГТО комплексы ярдәмендә «спорт», «сәламәт яшәү рәвеше», «физкультура» кебек гадәти сүзләр тагын да югары кыйммәткә ия, тормыш трендларына әйләнә, дип билгеләп үтте. Барыгызны да «ГТО» хәрәкәтенә кушылырга чакырабыз.Ослан районында «ГТО» аерым хөрмәтләү билгеләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International