КХЛның даими чемпионаты тәмамланганчы 12 тур кала Казанның «Ак Барс» командасы үзенә Гагарин-2020 Кубогында катнашуны гарантияләде.
КХЛның Көнбатыш конференциясендә плей-оффка армия командалары-Питер СКА һәм Мәскәү ЦСКАсы чыкты. «Ак Барс» Гагарин Кубогында катнашуны гарантияләгән беренче «көнчыгыш» команда булды. Бу Хельсинкида Кытайның «Куньлунь» командасын «Йокерит» ка (3:4) оттырганнан соң билгеле булды.
Казанлылар Көнчыгыш конференциясендә 50 уеннан соң 74 очко белән алда бара. «Авангард»ның 51 матчтан соң 72 очко бар. 27 гыйнварда Чиләбедә «Ак Барс» «Трактор» белән уйнаячак.