ТР Спорт министрлыгы җитәкчелеге Саха (Якутия) Республикасы делегациясе белән очрашу уздырды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Очрашу ТР спорт Министрлыгында узды.

3 февральдә Татарстан Республикасы спорт Министрлыгында ведомство җитәкчелегенең Саха (Якутия) Республикасы делегациясе белән аның алдынгы төркеменең Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында очрашуы булды.

Аның составына Саха (Якутия) Республикасы халыкларының Тышкы элемтәләр һәм эшләр министры, эшче төркем җитәкчесе Гаврил Кириллин, РФ Президенты каршындагы (Якутия) Республикасының даими вәкиленең беренче урынбасары Александр Сафронов, Саха (Якутия) Республикасы башлыгы администрациясенең һәм Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте администрациясенең дәүләт бүләкләре һәм дәүләт протоколы идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Геннадий Жирков һәм башкалар керде.

Очрашуда шулай ук министрлык бүлекләре һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

Очрашу барышында яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру, Татарстан һәм Якутия территориясендә ярышлар уздыру, тәҗрибә уртаклашу буенча чаралар үткәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International