Казан 2021 елда сумо буенча Европа чемпионатын уздыру хокукын алырга мөмкин

2020 елның 18 августы, сишәмбе

18 августта Татарстан Республикасы спорт министрлыгында Россия сумо федерациясе вәкилләре белән очрашу узды. Киңәшмәдә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, Россия сумо Федерациясенең финанс директоры Алисә Жукова, Россия сумо Федерациясенең Генераль секретаре Татьяна Щетинина һәм ТР сумо Федерациясенең яңа президенты Фәрит Шәйхетдинов катнашты. Очрашуда Татарстан башкаласында сумо буенча 2021 елның 15-19 апрелендә узачак Европа чемпионатын уздыру мәсьәләсе каралды.

«Казан зур тарихка ия, ә иң мөһиме – зур масштаблы чаралар уздыру тәҗрибәсе. Казанда уза торган ярышлар бөтен дөньяга шаулый, барысы да искиткеч күп хис-кичерешләр ала! Казан заманча таләпләргә, халыкара стандартларга җавап бирә торган бөтен кирәкле инфраструктурага ия, шуңа күрә Казан Россиядә мондый халыкара ярышларны уздыру фаворитларының берсе булып тора», - дип билгеләп үтте Россия сумо Федерациясе Генераль секретаре Татьяна Щетинина.

Сумо-тамашалы көрәш төре, ул Россиядә һәм дөньяда тиз темплар белән үсә. Спорт төрен популярлаштыруда бөтенроссия һәм халыкара ярышларны уздыру мөһим роль уйный. Россия һәм Европа чемпионатлары сумоистлар арасында конкуренцияне үстерүгә һәм көрәшләрне алга этәрүгә ярдәм итә.

«Татарстан Республикасында сумо региональ Федерациясенең 4 филиалы бар инде. Безнең спорт төре безнең гади кагыйдәләр булу белән кызыклы. Бу балаларга бик ошый, алар сумоны уен элементы аша актив үзләштерә», - диде Татьяна Щетинина.

Бүгенге көндә Россия спортчылары бу спорт төре буенча лидерлык позициясендә торалар. 2017 елгы Бөтендөнья уеннарында Россия командасы вәкилләре 6 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль яуладылар. Соңгы ике елда ил җыелма командасы дөнья һәм Европа чемпионатларында команда зачетында җиңү яулый.

Россия сумо Федерациясе Татарстанның спорт инфраструктурасы мөмкинлекләрен лаеклы бәяләде. Безнең илдән килгән заявкада март аенда Россия чемпионаты, ә апрель аенда «Ак Барс»көрәш сараеның күп функцияле спорт залында Европа чемпионаты һәм беренчелеген үткәрү тәкъдим ителә. Көрәш сарае көрәш буенча зур халыкара ярышлар уздыру өчен барлык кирәкле нәрсәләр белән җиһазландырылган. Турнирда 500 спортчы катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International