2 сентябрьдә Казанда байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россия чемпионаты һәм Бөтенроссия ярышлары старт ала

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

1-6 сентябрьдә Казанның Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә (Һади Такташ ур., 122) байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россия чемпионаты һәм Бөтенроссия ярышлары узачак. Ярышларда Россия Федерациясенең 32 субъектыннан спортчылар катнашачак. Россия чемпионаты һәм Бөтенроссия ярышлары Олимпия һәм Олимпия булмаган программалар буенча узачак. Ярышларда 400 спортчы катнашыр дип көтелә.

Байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россия чемпионаты һәм Бөтенроссия ярышлары Татарстанда беренче тапкыр үткәрелә. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы составына керәчәк төбәкләр буенча спортчылар һәм җыелма командалар рейтингы формалаштырылачак.

Казандагы Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә спортчыларның яшәү, тренировкалар һәм тернәкләнү процедуралары өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган. Объект территориясендә спортчылар һәм тренерлар штабы урнаштыру өчен кунакханә урнашкан. Заманча инфраструктура пандемия чорында Россия һәм Татарстан җыелма командаларының күнегүләр процессын оештырырга мөмкинлек бирде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр билгеләп үткәнчә, Спортның ишкәк ишү төрләре үзәге дөньякүләм таләпләргә туры килә һәм спортчыларны сыйфатлы әзерләү өчен Бөтенроссия стартларына гына түгел, халыкара стартларга да кирәкле бөтен нәрсә белән җиһазландырылган.

Татарстан Республикасында спортның төрле төрләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Кирәкле заманча инфраструктура булу сәбәпле, Татарстан Республикасы "карантиннан соңгы" чорда күп кенә ярышлар уздыру үзәгенә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International