«Ак Барс Арена» беренче тапкыр футбол буенча Россия җыелма командасы фан-зонасын кабул итәчәк

2020 елның 9 октябре, җомга

Якшәмбе көнне, 11 октябрьдә,«Ак Барс Арена» Түбән Новгород артыннан футбол буенча Россия җыелма командасының «Безнең егетләр» фан-зонасын кабул итәчәк. 

Россия футбол берлеге «ТАИФ» компанияләр төркеме һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән стадионның касәсендә безнең җыелма команда өчен хәл итүче Милләтләр Лигасының Төркия командасына каршы матчын турыдан-туры трансляцияләү өчен гаять зур экран урнаштырачак.

Җанатарлар өчен бик бай күңел ачу программасы әзерләнгән. Матчны караудан тыш, җыелган җанатарлар үзләрен Беренче канал тавышы белән матч комментаторы ролендә сынап карау, Россия җыелма командасының элеккеге футболчылары Алексей Смертин һәм Дмитрий Сычевтан автографлар алу, Россия җыелма командасы автографлары белән майкалар һәм туплар оту, Россия җыелма командасы һәм Мәскәүнең «Динамо» стадионы белән телекүпердә катнашу мөмкинлеге алачак.

Моннан тыш, матч алдыннан тамашачыларны «абыйлы-энеле Грим» төркеменең онлайн концерты һәм «Авторадио»да Мурзилка Live студиясенең йолдызлы кунаклары белән турыдан-туры элемтә көтә.

«Ак Барс Арена» га керү ирекле булачак, ләкин битлекләр һәм перчаткалар булган очракта. Җанатарларны шулай ук җылы бушлай чәй көтә.

Күңел ачу программасы 20:30 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International