Татарстан бильярдчылары Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар

2020 елның 16 октябре, җомга

6-10 октябрьдә Пензада бильярд спорты буенча «Ирекле пирамида» Россия чемпионаты узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Казаннан Максим Кочкин алтын медаль яулады, ә тагын бер казанлы Сергей Горыславец өченче урынны алды.

Быел «Ирекле пирамида» Россия чемпионатында 18 яшьтән өлкәнрәк спортчылар катнашты.

Эпидемиологик хәл аркасында ярышлар тамашачыларсыз узды. Бильярд яратучылар өчен онлайн-трансляция оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International