Татарстанда татар телендә онлайн-тренировкалар өчен кушымта булдыру планлаштырыла

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

2021 елда Татарстан Республикасы спорт министрлыгы инициативасы белән өй шартларында спорт белән шөгыльләнү өчен татар телендә мобиль кушымта булдыру планлаштырыла.

Мондый кушымтаның барлыкка килүе бер үк вакытта татар телен популярлаштыруга һәм массакүләм спортны цифрлаштыруга ярдәм итәчәк.

Фитнес-кушымталар эшләү идеясен 2021 елга максатлар һәм бурычлар исемлегенә кертәчәкләр, ул онлайн-фикер алышу һәм хуплау өчен республика халкына тәкъдим ителәчәк.

ТР Министрлар Кабинетында Идел буе физик культура академиясе катнашында проектны эшләүченең кем булачагын һәм аның ничек тормышка ашырылачагын хәл итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International