Яр Чаллыда синхрон йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узачак

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Яр Чаллыда «Дельфин» спорт мәктәбе базасында синхрон йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Бу Идел буе федераль округында беренче региональара старт.

Ярышларда сигез регионнан-Пермь краеннан, Саратов, Түбән Новгород, Оренбург өлкәләреннән, Башкортостан Республикасыннан, Удмуртия Республикасыннан, Марий Эл Республикасыннан һәм Татарстан Республикасыннан 250 дән артык спортчы катнашыр дип көтелә.

Ярышларга 2005 елгы һәм өлкәнрәк, 2008 елгы һәм кечерәк, 2005-2007 елгы, 2003-2005 елгы һәм 2003-2005 елгы спортчылар кертелә.

Ярышларда Татарстан Республикасы данын 16 команда яклаячак. Ярышлар барышында 226 комплект медаль уйнатылачак.

Ярышлар, Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп, тамашачыларсыз узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International