Казанда М. М. Сәхәбетдинов истәлегенә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры башланды

2020 елның 13 ноябре, җомга

Бүген «Ак Барс» көрәш сараенда М.М. Сәхәбетдинов истәлегенә грек-рим көрәше буенча ачылыш тантанасы булды. Турнирны ачу тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

«Ярышларга Россиянең төрле төбәкләреннән спортчылар һәм тренерлар килде. Бу зур спорт чараларын оештыручы буларак Татарстанга зур ышаныч турында сөйли. Безнең өчен спортның киләчәк үсеше өчен талантлы тренерларыбыз һәм остазларыбызның казанышларын истә тоту бик мөһим. Бүгенге көндә Россиянең грек-рим көрәше мәктәбе алдынгы урында тора. Бу ярышлар спортчылары Россия һәм дөнья көрәшенең киләчәге. Мин сезгә спортта барлык казанышларга ирешүегезне, шулай ук Россия мәктәбе данын югары күтәрүегезне телим», - дип сәламләде катнашучыларны Марат Бариев.

Ярышларга Россиянең 41 регионыннан 53 команда килде. Татарстан республикасыннан төрле авырлык категорияләрендә 33 спортчы катнаша. Турнирда 21 яшькә кадәрге егетләр катнаша.

«Мондый авыр вакытта бөек тренер истәлегенә турнирда катнаша алганнары өчен ярышларда катнашучыларга зур рәхмәт! Бүген, безнең өчен көрәшне үстерү милли приоритетлар дәрәҗәсендә тора. Мин спортчыларга матур көрәш һәм иң көчлеләргә җиңү телим!» ,- диде Владимир Леонов.

Тренерлык эше вакытында Мягас Мөбарәкшин улы тарафыннан 55 спорт мастеры әзерләнде, шуларның 12се-грек-рим көрәше буенча СССР спорт мастеры, 7се-атказанган, 36сы-билбау көрәше буенча Татарстан Республикасының спорт мастеры. Аның укучысы Анатолий Бозин-СССР халыкара класслы спорт мастеры, грек-рим көрәше буенча Россиянең Атказанган спорт мастеры, СССР чемпионы һәм өч тапкыр Европа чемпионаты призеры, Бөтендөнья җәйге Универсиаданың көмеш призеры.

«Мондый турнирны уздыру Татарстан өчен матур традициягә әйләнде. Биредә яшь көрәшчеләр команда рухын, көч һәм җиңүгә омтылыш күрсәтәләр. Бу спорт вакыйгасы 2020 елда көрәш дөньясында иң якты вакыйгаларның берсе булачак», - дип шәрехләде Әгъзам Саматович.

Турнир башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Указы белән» Татарстан Республикасы Физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеше өчен дигән мактаулы исем Альберт Хәйретдиновка бирелде. Мактаулы бүләкне ТР Спорт министры Владимир Леонов тапшырды.

Ярышлар Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәү белән уза. М.М. Сәхәбетдинов истәлегенә Бөтенроссия турниры 13-15 ноябрьдә көрәш сараенда үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International