Кичә «Дакар-2021» раллиеның 9 нчы этабы тәмамланды, анда Чехия пилоты Мартин Мацик җитәкчелегендәге Iveco экипажы җиңү яулады. 465 км араны ул 5 сәгать 5 минут 54 секундта үтте. «КАМАЗ-мастер» вәкиле Айрат Мәрдиев, җиңүчегә 2 минут 27 секундка калышып, икенче булды. Өченче урында-Дмитрий Сотников (+ 2 минут 37 секунд).
Гомуми зачетта «КАМАЗ-мастер» экипажлары үз лидерлыкларын ышанычлы саклыйлар. Дмитрий Сотников Антон Шибаловтан 45 минут 3 секундка алда бара. Өченче урында – Айрат Мәрдиев (+ 1 сәгать 13 минут 5 секунд).