Стендка ату буенча Россия Кубогының I этабының соңгы көнендә татарстанлылар янә мактау пьедесталына күтәрелде
Петр Егоров Елизавета Евграфова белән бергә катнаш командалар ярышында түгәрәк стендта чыгыш ясады. Квалификация нәтиҗәләре буенча безнең атучылар 139 очко җыйды, ә 1 урын өчен матчта Липецк өлкәсеннән Антон Астахов һәм Мария Мелешконы 36-28 исәбе белән отты.
Бронза өчен матчта Кирилл Лявин һәм Алинә Фазылҗанова (137/150) катнашты, ләкин алар Сергей Истомин һәм Наталья Виноградовадан (30-33) калыштылар.
Гомумән алганда, Адыгеяда Россия Кубогының I этабы нәтиҗәләре буенча Татарстан атучылары активында 3 алтын һәм 1 бронза медаль бар. Трапта микстта пьедесталның 3 баскычына Сергей Глухов һәм Екатерина Субботина күтәрелде.