24 июльдә Токиода XXXII җәйге Олимпия уеннарында ир-атлар арасында шосседа төркем ярышлары узачак (Мәскәү вакыты буенча 05:00 сәгатьтә старт ала). Россия Федерациясе җыелма командасы составында Олимпия медальләре өчен Чаллы спортчысы, «Яр Чаллы» олимпия резервы спорт мәктәбе шәкерте Илнур Зәкәрин көрәшәчәк.
Дистанциянең озынлыгы 234 км, биеклеге 4865 метр тәшкил итәчәк.
Катнашучылар Токионың көнбатыш читендә урнашкан Мусасиномори милли паркында (Musashinonomori) старт ала.
Финиш «Фудзи Спидвей» автотрассасында төшеп калачак.