Регби-7 буенча ТР җыелма командасы Россия яшьләренең V җәйге Спартакиадасында дүртенче булды

2021 елның 23 июле, җомга

21-22 июльдә Казанда «Тулпар» стадионында яшүсмерләр арасында регби-7 буенча Россия яшьләренең V җәйге Спартакиадасы кысаларында ярышлар узды. Турнирда барлыгы 12 команда катнашты.

Беренче уен көне нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы командасы, Ростов өлкәсен 0:24 исәбе белән җиңеп, плей-оффка чыкты.

Икенче уен көнендә финал уеннары узды. 1/4 финалда Татарстан Республикасы Санкт-Петербург командасын 17:7 исәбе белән отты, әмма ярымфиналда Пенза өлкәсеннән 15:7 исәбе белән җиңелде.

Финалда Краснодар крае Пенза өлкәсен 19:10 исәбе белән отты, 3 нче урын өчен матчта Мәскәү яшьләре турнир хуҗаларын Татарстан җыелма командасы регбистларын 12:5 исәбе белән җиңде.

Егетләр артыннан 23-24 июльдә яшүсмерләр арасында регби-7 буенча Россия яшьләренең V җәйге Спартакиадасы узачак. Турнирда 11 команда катнаша: Мәскәү өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Татарстан Республикасы, Кемерово өлкәсе, Краснодар крае, Санкт-Петербург, Псков өлкәсе, Мәскәү, Красноярск крае, Ростов өлкәсе һәм Чиләбе өлкәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International