Быел Казанда дүрт универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Бүген иртән Башкарма комитет башлыгы Рөстәм Гафаров 41-нче номерлы мәктәпнең спорт залын карап чыкты, ул 2019 елда ремонтланган иде. Ике ел эчендә аны эксплуатацияләүнең сыйфаты расланган-спорт залының торышы барлык таләпләргә җавап бирә.

Моннан тыш, яңа уку елында мәктәп укучыларын тагын бер сюрприз көтә – уку йорты территориясендә заманча спорт мәйданчыгы төзелде, баскетбол уеннары өчен боҗра куелды. Башкарма комитет җитәкчесе яшь спортчыларга уңайлы булсын өчен өстәмә юл төзергә, шулай ук әлеге һәм башка мәктәп укучылары теләсә кайсы вакытта баскетбол уйный алсын өчен тәүлек буе яктыртуны күздә тотарга кушты.

Быел Казанда республика программасы буенча барлыгы дүрт спорт мәйданчыгы төзелә, дип сөйләде физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов. Әлеге мәктәптән тыш, мини-футбол өчен тагын ике мәйданчык 65-нче номерлы мәктәп территориясендә һәм Ак Бүре  спорт мәктәбе территориясендә төзеләчәк. Тагын бер баскетбол-волейбол мәйданчыгы 43-нче номерлы мәктәп территориясендә барлыкка килде, - дип өстәде А.Салихов.

Исегезгә төшерәбез, универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү буенча республика программасы 2013 елдан бирле тормышка ашырыла. Казанда аның буенча 2020 елга кадәр 299 млн. сумга 118 спорт мәйданчыгы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, шул исәптән узган ел – 10 спорт мәйданчыгы.

Күчмә киңәшмәдә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International