«Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен чаралар узачак

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Ункөнлек кысаларында «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен берничә спорт-сәламәтләндерү чарасы планлаштырылган. Беренче булып балалар арасында «Күңелле стартлар – Тату сыйныф» ярышлары тәмамланды.

Стартларда Әлмәт шәһәренең 16-нчы урта мәктәбендә 7-9 яшьлек балалар катнашты, аларның күбесе «Мирас» СОК физкультура-сәламәтләндерү төркемнәрендә шөгыльләнәләр.

Яшь спортчылар өчен спорт буенча инструктор Василий Архипов уен элементлары белән күңелле һәм мавыктыргыч программа әзерләгән иде. Аларга зирәклекләрен, җитезлекләрен, тизлеген һәм физик әзерлекләрен күрсәтергә кирәк иде. Әлеге чараларның төп максаты-уңай атмосфера тудыру, балаларны командада бердәм эшләргә һәм бергәләп максатларга хәрәкәт итәргә өйрәтү.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, комплекста мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында чаралар инвалидлар декадасында гына чикләнми. «Мирас»та алар өчен даими рәвештә төрле ярышлар, мастер-класслар, турнирлар һәм чемпионатлар уздырыла, физик культура-сәламәтләндерү төркемнәре, шул исәптән йөзү буенча дәресләр дә түләүсез нигездә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International