Ведомствода 2021 ел нәтиҗәләре буенча Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген ТР Спорт министрлыгының конференц-залында узган ел нәтиҗәләре буенча Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, эшләр идарәчесе Булат Кадыйров, матди-техник тәэмин итү һәм дәүләт заказы бүлеге башлыгы Флюра Таһирова, юридик һәм мобилизация эше секторының әйдәүче консультанты Фирзәр Галләмов, кадрлар һәм дәүләт хезмәте мәсьәләләре секторы мөдире Лариса Тайшибаева һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат секретаре Гөлназ Төхвәтшина катнашты.

Көн тәртибе:

1. 2021 ел йомгаклары буенча «2015-2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» ярдәмче программасы чараларын үтәү буенча Татарстан Республикасы спорт министрлыгының хисабы турында Булат Кадыйров сөйләде;

2. Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эш торышы турында Фирзәр Галләмов сөйләде;

3. Флюра Таһирова 2021 ел нәтиҗәләре буенча законнар нигезендә үткәрелгән сатып алуларны һәм төзелгән гражданлык-хокукый шартнамәләрне һәм контрактларны анализлау турында сөйләде;

4. Татарстан Республикасы спорт министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләгәндә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә тиешле Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлеген раслау турында Лариса Тайшибаева сөйләде;

5. Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендә коррупцион күренешләр турында массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән «Интернет» челтәрен дә кертеп, 2021 ел нәтиҗәләре буенча мәгълүмат мониторингы турында Гөлназ Төхвәтшина сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International