Казандагы Универсиадада иң югары дәрәҗәдәге 153 тәрҗемәче эшләячәк

2013 елның 26 июне, чәршәмбе
Казанда узачак XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиадада дѳньяның 162 иленнән 10 меңнән артык кеше катнашачак. Аларга бер-берсен профессиональ югарылыкта аңларга телдән тәрҗемә алып баручы 100 гә якын белгеч һәм бу профессиянең «каймагы» — иң югары дәрәҗәдә, шул исәптән дәүләт башлыклары белән эш итүче синхрон тәрҗемә буенча 12 белгеч ярдәм итәчәк.

Универсиада «сѳйләшәчәк» телләр — гадәттәгечә инглиз теле һәм FISUның рәсми теле буларак француз теле, ә кабул итүче яктан — рус һәм татар телләре. Делегация башлыкларын озатып йѳрү ѳчен кайбер очракларда испан теленә дә тәрҗемә ясалачак. Искә тѳшереп китик, Универсиаданың рәсми веб-сайты ѳч телдә — инглиз, рус һәм татар телләрендә эшли.

Хәзерге вакытка инде гаҗәеп зур күләмдә эш башкарылган: 50 гә якын кеше кѳн саен Универсиаданың бар документациясен, веб-сайтның яңалыклар тасмасын һәм башка бик күп нәрсәләрне язма тәрҗемә итү белән шѳгыльләнә.

Шунысы искәртү урынлы, бик җитди, күп баскычлы сайлау узган тәрҗемәчеләрнең 80 проценты — Казаннан. Ләкин 2013 елгы Универсиадада кешеләргә бер-берсе белән аңлашырга булышучы белгечләр географиясе Уеннар башкаласы белән генә чикләнми. Әлеге зур халыкара вакыйгага үз ѳлешләрен кертү ѳчен, тәрҗемәчеләр Россиянең башка шәһәрләреннән генә түгел, ә Франция, Испания, Германия, АКШтан да киләчәкләр.

Тәрҗемәчеләрнең күп ѳлеше — 30 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар. Ләкин чыгыш ясаучы белән бергә тәрҗемә ясап барачак иң тәҗрибәле белгечләр һѳнәри юлларын 1980 елда Мәскәүдә узган Җәйге Олимпия уеннарында башлаганнар.

Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың тәрҗемәчесе — Россиянең алдынгы "ТрансЛинк" ҖЧҖ тәрҗемә агентлыгы.

* Common Sense Advisory Inc. бәйсез аналитик үзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, «ТрансЛинк» тәрҗемә агентлыгы Россиядә иң алдынгы дип, Кѳнчыгыш Европада — ѳченче, дѳньяда — 47 нче урында дип танылган,

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International