Бүген Казанның «Динамо»сы яңа уен сезонында беренче матчны үткәрде.
«Мурман» белән иптәшләрчә уенда безнең команда 6:5 исәбе белән җиңү яулады.
Ярыш командаларны туплы хоккей буенча Россия Кубогының 1 нче этабына әзерләү кысаларында Кемерово шәһәрендә «Химик» спорт комплексында узды.
Матчта голларның авторлары - Кирилл Петровский, Игорь Ларионов, Владислав Веселов, Иван Нечаев, Алексей Веселов, Денис Артюшин.
Шулай ук УТС барышында «Ак Барс-Динамо» «Родина» ХК (Киров) белән уйнаячак. Иптәшләрчә матч 10 августта 07.30 сәгатьтә була.