17 сентябрьдә Казанда Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә байдарка һәм каноэларда ишү буенча Татарстан Республикасы чемпионаты, РСФСРның атказанган тренеры Николай Степанович Тетеркин истәлегенә республика ярышлары узды.
Тантаналы өлештә вице-президент Федотов Роман Васильевич һәм ТР «Спорт әзерлеге үзәге» ДАУ директоры Михаил Смолкин катнашты.
Әлеге ярышлар Олимпия спорт төрен байдаркаларда һәм каноэларда ишү, Татарстан Республикасында иң көчле спортчыларны ачыклау максатыннан узды. Әлеге ярышлар кысаларында «Татарстан Республикасының Байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе» региональ спорт иҗтимагый оешмасы ярдәме белән «Зилант Кубогы»аждаһа көймәләрендә Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары арасында ярышлар уздырылды.
«Зилант Кубогы»нда 84 кеше катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре:
1 урын - Аҗаган командасы;
2 урын - КОРИБ ДК;
3 урын - Автокама ҖЧҖ командасы.
Аждаһа көймәсендә ишү төрле яшьтәге кешеләрне физик культурага һәм сәламәт яшәү рәвешенә тарту өчен шартлар тудыра. Бу ярышларда катнашу команда рухын формалаштыра, анда бер кеше бөтен команда нәтиҗәсе өчен җаваплылыгын аңлый.