Россия йөгерешчеләре 4х400 эстафетасында Универсиада алтынын яуладылар

2013 елның 13 июле, шимбә

12 июльдә Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында җиңел атлетика буенча ярышлар уза.

 

Big_223879720130712-26186-td9ngj

Универсиада. 7 нче көн. Җиңел атлетика © РИА Новости/Илья Питалев

 

Россия җыелмасы спортчылары Казан Универсиадасында 4х400 метр эстафетасында алтын медальләр яуладылар. Алена Тамкова, Надежда Котлярова, Екатерина Ренжина һәм Ксения Усталова составындагы Россия җыелмасы 3 минут 26,61 секунд вакыт күрсәтте. Көмеш Канада җыелма командасында (3.32,93). Бронза медальләр Көньяк Африка Республикасы командасында (3.36,05). Җиңел атлетика буенча турнир җомга көнне тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International