Россия баскетболчы кызлары Универсиада ярымфиналына чыкты

2013 елның 13 июле, шимбә

12 июльдә Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында баскетбол матчлары узды.

 

Big_223899020130712-403-sivrlk

Универсиада. 7нче көн. Баскетбол. Хатын-кызлар. Матч Россия – Чехия © РИА Новости/Алексей Филиппов

 

Россия баскетболчы кызлары Чехия командасын җиңеп, 2013 елгы җәйге Универсиада уеннарының ярымфиналына чыктылар.

Матч россиялеләр файдасына 74:66 (16:19, 13:14, 25:23, 20:10) исәбе белән тәмамланды.Россия командасы составында иң нәтиҗәле уенчы  булып, 17 очко җыйган капитан Наталья Виеру танылды. Ярымфиналда Россия җыелмасы Тайбэя һәм Венгрия командалары арасында чирек финалда җиңүчеләр белән уйнаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International