Россия йөгерешчеләре 4х400 эстафетасында Универсиада алтынын алды

2013 елның 13 июле, шимбә

12 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге сутудентлар Уеннарында җиңел атлетика буенча ярышлар үтә.

 

Big_223926220130712-32748-1fc6z36

Универсиада. 7нче көн.Җиңел атлетика © РИА Новости/Илья Питалев

 

Россия җыелмасының ир-ат йөгерешчеләре 4х400 эстафетасында Универсиада алтынын яулады. Составында Максим Дылдин, Дмитрий Буряк, Радэль Хашефразов һәм Владимир Краснов булган Россия җыелмасы 3 минут 3,71 вакыт күрсәтте. Көмеш - Канада җыелмасында – 3 минут 5,26 секунд. Бронза медальләргә Көньяк Африка Республикасы командасы лаек булды – 3 минут 6,19 секунд. Бераз алдарак хатын-кызларның шундый ук эстафетасында Россия йөгерешче кызлары алтын медальләргә ия булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International