Пляж волейболчы кызлары Уколова/Хомякова Универсиада чемпионнары булды

2013 елның 13 июле, шимбә

12 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында пляж волейболы матчлары уза.

 

Big_223980820130712-16121-1mqxgt

Универсиада. 7нче көн. Пляж волейболы. Хатын-кызлар. © РИА Новости/Григорий Сысоев

 

Россия спортчылары Евгения Уколова һәм Екатерина Хомякова 2013 елгы Казан Универсиадасында пляж волейболы буенча алтын медаль яулады. Финал матчында Россия спортчылары пары Польша дуэты Моника Бжостек/Кинга Колосинскаяны 2-0 (21:19, 21:17) исәбе белән җиңде. Бронза медальләрне исә Германия пары Шанталь Лабурер/Юлия Катарина Зуде яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International