Россияле Александра Жашкова Универсиаданың иң яхшы хоккейчысы дип табылды

2013 елның 15 июле, дүшәмбе

Чирәмдәге хоккей буенча Россия җыелма командасы капитаны Александра Жашкова Казан Универсиадасының иң яхшы уенчысы титулын алды.

Чирәмдәге хоккей турнирында Көньяк Корея командасы беренчелекне алды, алардан соң Россия һәм Япония. Иң яхшы хоккейчы титулыннан тыш гадел уен өчен Белорусия командасы (4 нче урын) танылды, иң яхшы капкачы – россияле Ольга Чугунова, иң яхшы һөҗүмче исемен Корея кызы Чо Ын Чжи яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International