Бөекбританиянең футбол буенча студентлар җыелмасы капитаны Киран Томас Мерфи, Универсиада ярымфиналында Россия уенчыларын җиңүенә бик шатлануын белдерде.
Якшәмбе көнне Бөекбританиянең футбол буенча җыелма командасы Россия футболчыларын пенальти вакытында 5:3 исәбе белән җиңде. Уенга бирелгән вакытта исәп тигез—1:1 иде. “Бу безнең тормышыбызда иң бәхетле кич, чөнки без иң әйбәт уенчылардан гына тупланган Россия җыелмасын җиңдек. Россия җыелмасында “Рубин” өчен чемпионнар лигасында уйнаучы футболчылар бар. Ә без бары яхшы команда гына. Әмма британиялеләр ахыргача көрәште. Безгә бәхет елмайды”, диде матч тәмамланганннан соң Мерфи журналистларга.
Бөекбританиянең капитаны, россиялеләр дә, инглизләр кебек үк җиңүгә өметләнүләре хакында әйтте. “Аларның да бик җиңәселәре килгән иде. Үз капкабызга туп керткәч, җиңелдек дип уйладык. Шулай да көрәшне дәвам иттек. Уен кырында әзәү калгач, без бик тырышып уйный башладык һәм нәтиҗәдә исәпне тигезләдек. Пенальти сериясендә без тыныч булдык дисезме? Юк, бу лоторея иде!”, дип аңлатма бирде футболчы. Британлы үзләренең командаларында бер генә дә профессионал футболчы булмавын да искәртте. “Атнага җиде тапкыр күнегүләр ясый торган бер генә футболчыбыз бар. Калганнар барысы да университет студентлары”, диде Мерфи.