Америкалы Конгер аркада йөзү ярышларында Универсиада алтынын яулады

2013 елның 16 июле, сишәмбе
АКШ вәкиле Джон Конгер 200 метрга аркада йөзү ярышында Казан Универсиадасы чемпионы исеменә лаек булды.
Дүшәмбе көнне узган финалда Конгер дистанцияне 1 минут 55,47 секундта үтте. Япон Юки Сираи (1.56,95) икенче урын алды. Пьедесталның өченче баскычына АКШның тагын бер вәкиле — Джейкоб Пебли (1.57,43) менде. Россия вәкиле Антон Анчин (1.59,47) 7 нче урын алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International